ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районы ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен төгәлләгән

12 август 2019, 23:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районы ягып җылыту сезонына әзерлек эшләрен төгәлләгән Быел берничә объектта тышкы яктан казаннар урнаштыру эше дә башкарылган.

(Әгерҗе, 12 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы җылылык челтәрләрендә май аеннан ук киләсе ягып җылыту сезонына әзерлек эшләре башланган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Социаль-көнкүреш, торак йортларны җылылык белән тәэмин итүдә бернинди өзеклекләр булмасын өчен кышка без йөз процент әзерлек белән керергә тиеш икәнлекне һәр эшче-хезмәткәр белә һәм шуңа һәр куелган бурычны төгәл үтәргә тырышалар да. Һәр эш билгеләнгән график нигезендә башкарыла", – ди “Таткоммунэнерго“ республика җитештерү берләшмәсенең Әгерҗе энергорайоны җитәкчесе Тимур Нигъмәтуллин.

Хәзерге вакытта шәһәрдәге 20 котельныйның барысында да опрессовка уздырылган, ремонт эшләре алып барылган. Күпфатирлы йортларда да эшне тулысынча төгәлләүгә ирешкәннәр. Аларда да җылыту системалары юдыртылган, опрессовка ясалган.

"Социаль объектлар, мәгариф учреждениеләре һәм башка оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре дә кышка тыныч күңел белән керә алырлар дип әйтә алабыз. Аларда да җылылык сезоны өчен башкарылырга тиеш булган эшләр үтәлде", – ди Тимур Нигъмәтуллин.

Быел берничә объектта тышкы яктан казаннар урнаштыру эше дә башкарылган. Әгерҗедә Лесопильная 4а, 6 йортлары һәм 6нчы балалар бакчалары җылылык сезоннарында аерым җылытылачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10