ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Җырчы Лэйна Горки-Әмәт урманында музыкаль пикникта катнаша

12 август 2019, 21:22

Лэйна «Малая на белом барсе» җырын кавер башкаручылар белән бергәләп җырлаячак.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 17 августта, Горки-Әмәт урман паркының үзәк сәхнәсендә җырчы Лэйнаның «Бергәләп җырлыйк» музыкаль пикнигы була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Чарага артистлар һәм #Малайнабеломбарсе челленджы кысаларында әлеге җырга каверлар башкарган музыка коллективлар җыела. Аерым алганда, пикникта Just Brass, Lia&Ben, Weekend, Action Mеn Crew һәм DJ BubbleGum катнаша.

Чара ахырында барлык артистлар да җырның оригиналь версиясен Лэйна белән бергә башкарачак.

Керү ирекле. Чара кунакларын клиптан реквизит белән фотозона көтә, шулай ук пикникта төшерелүче роликта катнашу мөмкинлеге бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10