ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«ДУМ РТ Хаҗ» Мина үзәнлегендә Татарстан хаҗиларын корбан ите белән сыйлады

12 август 2019, 20:34 , Фото: dumrt.ru

«ДУМ РТ Хаҗ» Мина үзәнлегендә Татарстан хаҗиларын корбан ите белән сыйлады Хаҗилар барысы да исән-сау, алар үзләрен яхшы хис итә.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Бъген Татарстан хаҗилары корбан ите белән сыйланды. Корбан гаете уңаеннан бәйрәм сый-нигъмәте белән аларны Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” сөендерде, ватандашларыбыз нәкъ менә әлеге оператор программалары буенча хаҗ кыла. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген төнлә Татарстан хаҗилары Минадан Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетенә барып, тәваф әл-Ифада кылды, Ибраһим макаме артына басып ике рәкәгать намаз укыды, зәм-зәм суы эчте, Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасын йөгереп гыйбадәтне төгәлләде һәм Минадагы палаткаларга кайтып урнашты.

Мина үзәнлегендә яшәгән вакытта хаҗиларны ланчбокслар рәвешендә ике тапкыр ашату каралган. Менюга дөге, ит, тавык ите, яшелчә, җиләк-җимеш, хөрмә җимеше, сөт продуктлары, икмәк-күмәч эшләнмәләре кертелгән. Эссе климатны истә тотып, Мина үзәнлегендә хаҗилар өчен суны чикләнмәгән күләмдә эчү мөмкинлеге булдырылган.

"Бу көннәрдә хаҗиларга җәяү күп йөрергә туры килде, алар барысы да гыйбадәттә ныклык, ихласлык күрсәтте, авырлыкларга бирешмәде. Аллаһыга шөкер, хаҗиларыбызның барысы да исән-сау, алар үзләрен яхшы хис итә", диелә әлеге хәбәрдә.

Иртәгә хаҗиларыбызның Җәмәратка барып өч баганага җидешәр таш атасы, Мәккәдән киткәндә саубуллашу тәвафы кыласы калды. Аннары хаҗиларның сәфәре берничә көн Мәдинәдә дәвам итәчәк.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10