ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды

12 август 2019, 21:46 , Фото: tatar-congress.org

Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды «Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге» активистлары яңа мәчет буласы урынна чистарткан.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). ХМАО-Югра мөселман халкы өчен күптән көтелгән вакыйга, Сургут шәһәрендә икенче мәчет төзелешенә нигез салынды. Мәчет төзелеше эшләре башланып китте. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа мәчет буласы җирлеген чистарту, чүп-чарлардан арындыру эшләрендә «Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге» активистлары катнашкан. "Кечкенә балаларын күтәреп, җиң сызганып өмәгә килделәр. Берәүләр бәби караса, икенчеләр капчык-капчык чүп-чарны күз йомганчы җыеп та чыктылар. Мәчет төзелешен башлап җибәрүчеләр, нигез салучылар, «Сургут шәһәре татар яшьләре берлеге» активистлары", дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова.

"Мәчет – без, мөселманнарның Аллаһыбызга гыйбадәт кыла торган изге урыны. Бу урын гел шулай чисталыкны, пөхтәлекне сакласын. Шәһәребез өстен илаһилыкка күмеп берьюлы ике яктан яңгыраган, моңлы азан тавышларын бергәләп тыңларга насыйп итсен", - ди ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10