ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

«Зәкят» фонды мохтаҗларга 5,5 тонна чамасы корбан ите таратырга җыена

12 август 2019, 21:11 , Фото: Владимир Васильев

«Зәкят» фонды мохтаҗларга 5,5 тонна чамасы корбан ите таратырга җыена Бәйрәм вакытында «Зәкят» хәйрия фонды 5,5 тонна корбан ите таратырга планлаштыра.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Артур Казанцев). Корбан гаетен бәйрәм иткән көннәрдә Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 5,5 тоннага якын корбан ите таратырга планлаштыра. Бүгенге көндә оешма вәкилләре фонд карамагындагыларга бер тонна ярым корбан ите һәм Казанның төрле учреждениеләренә ике тонна корбан ите тараткан инде.

«Бүген без «Зәкят» фонды карамагындагылар өчен ким дигәндә 1,5 тонна корбан ите өләштек. Төшкә кадәр шәһәребезнең социаль юнәлешле эшчәнлек алып баручы җиде оешмасына ике тонна корбан ите тараттык – бу хоспис, балалар йортлары, интернатлар һәм башкалар», – дип сөйләде «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов.

Хәйрия акциясе кысаларында иң мохтаҗлар – ялгыз аналар, инвалид балалар, күп балалы ата-аналар корбан итен ала.

«Бүген иртәдән сугым булды, хәзер без «Зәкят» фонды карамагындагыларга һәм мохтаҗларга тарату өчен ит алып килдек. Ит иртәгә үк таратылачак һәм аңа мохтаҗ булган барлык кеше дә алачак», – диде «Зәкят» хәйрия фондының баш белгече Гүзәлия Вәлиуллова.

Корбан итен тарату урынына Казанның төрле почмакларыннан кешеләр килә. Корбан бәйрәме вакытында, нинди дин тотуларына карамастан, барлык мохтаҗлар ярдәм ала.

«Безнең өчен тырышканнары, булышканнары өчен «Закят» фондына рәхмәтлебез. Корбан ите биргәннәре өчен рәхмәт аларга. Хәзер өйгә кайтабыз һәм тәмле пылау пешерәбез, безнең балалар канәгать булачак», - диде фондтан ярдәм алган Диләрә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10