ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Каспий форумында Татарстан предприятиеләрен үзе тәкъдим итте

12 август 2019, 18:50 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Каспий форумында Татарстан предприятиеләрен үзе тәкъдим итте Күргәзмә башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Курбангулы Бердымөхәмедов белән сөйләште.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). «Turkmen sahrasy- 2019» халыкара күргәзмәсендә Татарстан Республикасы предприятиеләре стендын һәм экспозициясен беренче Каспий икътисади форумының мәртәбәле кунакларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Республикасы стенды янында ул Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммедов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин, Азәрбәйҗан Республикасы Премьер-министры Нәүрүз Мәмәдов, Иранның беренче вице-президенты Исхак Җаһангири һәм башкалар өчен кыскача экскурсия уздырды.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан    Р.Н. Миннихановым в Туркменистан в рамках участия в первом Каспийском экономическом форуме

Рөстәм Миңнеханов аларга медицина модификацияле «Ансат» вертолетын, авыл хуҗалыгы өчен җиңел моторлы МВ-500 очкычын үзе күрсәтте.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан    Р.Н. Миннихановым в Туркменистан в рамках участия в первом Каспийском экономическом форуме

Күргәзмә башланганчы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Президенты Курбангулы Бердымөхәмедов белән әңгәмәсендә Форумда катнашырга чакырганнары һәм Каспий диңгезе ярындагы «Аваза» уникаль туризм зонасы белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Яклар икътисад һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан    Р.Н. Миннихановым в Туркменистан в рамках участия в первом Каспийском экономическом форуме

Күргәзмәдә Рөстәм Миңнеханов яңа диңгез порты эшчәнлеге белән танышты, порт 2018 елда ачылган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10