ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Яшьләр парламентына конкурска 130 кандидат гариза биргән

12 август 2019, 19:00 , Фото: Михаил Захаров

Татарстан Яшьләр парламентына конкурска 130 кандидат гариза биргән
 Бер мандатлы кешеләр арасында җитди көндәшлек барлыкка килгән, бер урынга өч кешедән артып киткән.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Республикасы Яшьләр парламентына конкурс сайлап алуына 130га якын кандидат теркәлгән инде. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Халыкара яшьләр көненә һәм «Автобус 14..30» акциясе башлануга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Без көн саен тикшерәбез, хәзер чама белән 130 кешедән гариза бирелгән», - диде Фәттахов.

Шул ук вакытта министр бер мандатлылар – бернинди иҗтимагый оешмаларны да тәкъдим итми торган яшьләр актив рәвештә гариза бирә, дип өстәде. «Без бер мандатлы кешеләргә уңай яктан гаҗәпләндек - бүгенге көндә бер урынга өч кешедән артык булдылар. Искәртеп узабыз, без беренче тапкыр Яшьләр парламентында бер мандатлы кешеләр өчен 20 урын бирдек», - дип аңлатты ул.

Татарстан Яшьләр парламентына сайлап алу конкурсында катнашучыларны теркәү 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Фәттахов сүзләренчә, конкурста катнашу өчен кимендә 300 кеше булыр дип планлаштыралар. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, гаризалар саны көннән-көн арта бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10