ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Яшел Үзән мэры “Полукамушки” микрорайонында яңа объектлар булачагын әйтте

12 август 2019, 17:42 , Фото: архив/Михаил Захаров, gossov.tatarstan.ru

Яшел Үзән мэры “Полукамушки” микрорайонында яңа объектлар булачагын әйтте Сигез йорт Татарстанның мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән, аларда декабрьгә кадәр ремонт башкарыла.

(Яшел Үзән, 12 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Яшел Үзән районында “Полукамушки” микрорайонында уналты йорт урынында балалар бакчалары яки кафе барлыкка килергә мөмкин. Беренче линиядәге йортларда ремонт декабрьгә кадәр төгәлләнергә тиеш. Бу хакта бүген Яшел Үзән районы башлыгы, шәһәр мэры Александр Тыгин әйтте.

Бу сорау ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводы коллективы белән очрашуында күтәрелде.

“Полукамушки” микрорайонында беренче линиядәге сигез йорт Татарстан Республикасы мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. “Декабрьгә кадәр бу йортларда ремонт тәмамланачак. Алар элекке кыяфәттә – асты таш, өсте агач хәлдә торачак”, - диде Александр Тыгин.

“Калган уналты йортка инвесторлар килеп, балалар бакчалары яки кафе төзер, анда торак булмаячак”, - диде Тыгин. Аның сүзләренчә, бу эшләр якынча ике елга сузылырга мөмкин. Тыгин әйтүенчә, бюджет акчалары тротуарларга, челтәрләргә тотылачак, ә бизнес вәкилләре үз проектларын тормышка ашырачак.

Фәрит Мөхәммәтшин, йортлар урынында барлыкка киләчәк объектларны халык белән килештерү кирәк, дип әйтте. “Кемдер балалар бакчасы, кемдер мәктәп теләр, кемгәдер фонтан кирәк булуы бар. Моны халык белән сөйләшеп, генплан белән раслап, шуннан соң гына төзелеш һәм төзекләндерүгә керешергә кирәк”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10