ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яңгырлар һәм көчле җил турында кисәтә

12 август 2019, 18:38 , Фото: архив/Владимир Васильев

Татарстан синоптиклары яңгырлар һәм көчле җил турында кисәтә
 Республика территориясендә һава температурасы +17 градустан артмаячак.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 августта, Татарстан территориясендә җилле һәм салкын һава торышы сакланачак. Урыны белән, нигездә, республиканың көнчыгышында, яңгырлар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

«Төнлә һәм көндез Татарстан Республикасында һәм Казанда урыны белән төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин», - диелә синоптиклар тараткан кисәтүдә.

Төнлә термометр баганалары +3 градуска кадәр төшәчәк. Тәүлекнең якты вакытында һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.

«Татар-информ» бу атнада циклон янә Татарстанга салкын китерәчәген хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10