ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills ярыш мәйданчыкларын 16 августта экспертлар тикшерәчәк

12 август 2019, 17:27 , Фото: Рамиль Гали

WorldSkills ярыш мәйданчыкларын 16 августта экспертлар тикшерәчәк Чемпионатта булачак төп операцион үзәк системасы эшчәнлеге тәҗрибәдә беренче тапкыр кулланылачак.

(Казан, 12 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 16 августта WorldSkills чемпионатының ярыш мәйданчыкларын экспертлар тикшереп чыгачак. Алар план буенча куркынычсызлык һәм әзерлек ягын бәяли. Бу хакта 45нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының генераль директоры урынбасары Карина Саликова хәбәр итте.

“Белгечләр барлык мәйданчыкларны да тикшерәчәк. Алар чемпионатка техник әзерлекне караячак, җитешсезлекләрне игътибарга алачак”, - диде ул.

Карина Саликова Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе бинасында урнашкан төп операцион үзәк чараның барлык куркынычсызлыгы өчен җавап бирәчәген әйтте. “Ул бу көннәрдә үз эшен башлап җибәрде. Казан-Аренада репетицияләр бара, чемпионатка әзерлекне теге яки бу объектта күзәтү өчен нәкъ шушы үзәк булдырылды”, - диде ул.

Карина Саликова сүзләренчә, операцион үзәк эшчәнлеге илкүләм чемпионат вакытында яхшы бәяләнгән. “Куркынычсызлык чараларына зур игътибар юнәлтелә. Мәйданчыкта булганда махсус аяк киеме, жилет киелгән булырга тиеш. Техник куркынычсызлыгы ягыннан да кагыйдәләрне үтәү зарур”, - диде ул.

“Узган чемпионатта төп операцион үзәкне без күрмәдек. Нәкъ менә без кулланган система әле беркайда да булмаган. Мондый күләмле һәм техник яктан әзерлекле үзәк Казанда үтә торган чемпионатта әле беренче тапкыр гына эшләячәк. Бу – тәҗрибә. Әгәр дә Сочида узган олимпиада белән чагыштырсак, WorldSkills ярышларын олимпик эш уеннары дип атап була”,- ди ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10