ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Быел Яшел Үзән һәм Югары Осланда шәхси хуҗалыкларда бер мини-ферма да төзелмәгән

12 август 2019, 17:14 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Быел Яшел Үзән һәм Югары Осланда шәхси хуҗалыкларда бер мини-ферма да төзелмәгән Апаслылар быел ике, чүпрәлеләр ун, буалылар унбер мини-ферма сафка бастырган.

(Яшел Үзән, 12 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бер мини-ферма да төзелмәгән. Бу хакта бүген Яшел Үзәндә Татарстан Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышыннан билгеле булды.

  • Бүген биредә Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары вәкилләре катнашында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмә узды.

2019 елда берәр генә мини-ферма төзелгән районнар – Тәтеш, Кама Тамагы һәм Кайбыч. Апаслылар быел ике, чүпрәлеләр ун, буалылар унбер мини-ферма сафка бастырган.

Гомуми санга килгәндә, Югары Осланда бер мини-ферма исәпләнә. Яшел Үзәндә мини-фермаларның гомуми саны ун. Тәтештә барлыгы 21, Кама Тамагында 25, Кайбычта 39, Апаста 28, Буада 39 һәм Чүпрәледә 73 мини-ферма бар.

Соңгы биш елда 1800 дән артык мини-ферма, шул исәптән быел 267 терлек торагы төзелгән. 81 млн сумга субсидияләүгә гаризалар кабул ителгән. Муниципаль район мәгълүматлары буенча, 49 млн сумга тагын 157 мини-ферма буенча документлар әзерләнә.

Кече хуҗалык формаларына ел саен федераль һәм республика бюджетларыннан 2 млрд сумнан артык акча юнәлдерелә, шул исәптән 1,4 млрд сумга якын акча – грант ярдәме, 566 млн сум – шәхси хуҗалыкларга субсидияләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10