ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Икътисад

Үзәк банк «Бремен музыкантлары» мультфильмына багышланган тәңкәләр чыгарды

12 август 2019, 15:43 , Фото: bashinform.ru

Үзәк банк «Бремен музыкантлары» мультфильмына багышланган тәңкәләр чыгарды Тәңкәләрнең Россия территориясендә законлы түләү чарасы булуын һәм номинал буенча барлык төр түләүләрне чикләүсез кабул итү мәҗбүрилеген искәртәләр.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Россия Банкы «Россия (совет) мультипликациясе» сериясендәге «Бремен музыкантлары» истәлекле тәңкәләрен куллануга чыгарды. Бу хакта Үзәк Банкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тәңкәләр өч вариантта эшләнгән. Аерым алганда, сериядә өч сум номиналлы көмеш тәңкә тәкъдим ителгән. Әлеге тәңкәнең тиражы өч мең данә булачак.

Шулай ук кыйммәтле булмаган металлдан 25 сум номиналлы ике тәңкә чыгарылачак. Алар гадәти һәм махсус (төсле сурәтле) вариантларда ясалган, ә аларның тиражы 450 мең һәм 50 мең данә тәшкил итәчәк.

Үзәк Банкта шулай ук әлеге тәңкәләрнең Россия территориясендә законлы акча түләү чарасы булуын һәм номинал буенча барлык төр түләүләрне чикләүсез кабул итү мәҗбүрилеге турында да искәртәләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10