ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Яшел Үзәндә киңәшмәдә 8-10 сыерлары булган кешеләргә дәүләттән ярдәм сорадылар

12 август 2019, 15:29 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Яшел Үзәндә киңәшмәдә 8-10 сыерлары булган кешеләргә дәүләттән ярдәм сорадылар "Без аларга яраклашырга тиеш", - диде министр Марат Әхмәтов.

(Яшел Үзән, 12 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сигез-унлап сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, өч сыерлы хуҗалыклар белән чагыштырганда, отышлы хәлдә түгел. Бүген Яшел Үзәндә авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру темасына багышланган киңәшмәдә Кайбыч вәкиле программага үзгәрешләр кертүне сорады.

"Өч сыерлыларга караганда безнең хәл отышлырак түгел. Программаның шарты шундый: өч сыерың булып, санын сигезгә җиткерсәң, ферма төзелеше өчен 400 мең сум аласың. Ә 8-10 сыерың бар икән, шулай ук бишкә арттыру сорала. Ферма да төзергә кирәк, әлегә ул кадәр терлек асрый алмыйбыз. Программага үзгәреш кертү ярамыймы? Биш башка арттырмаска рөхсәт булмасмы икән?" - дип мөрәҗәгать итте ул.

Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шаяртып: "Хәбипов (Ришат Хәбипов - министр урынбасары - Т-и. иск.) гаепле. Актив белән яхшы контактта булса, 8 һәм күбрәк сыеры булганнарга югарырак субсидия түләүне положениегә кертер иде. Эшләгез", - дип күрсәтмә бирде.

Ришат Хәбипов андый мөрәҗәгатьләр исәпкә алынуын әйтте. "Без андый кешеләргә мөмкинлек бирергә тиеш. Республика буенча шундый 10-15 кеше булсын - без аларга яраклашырга тиеш", - диде министр Марат Әхмәтов.

Киңәшмәдә, шулай ук, фермерлык хуҗалыкларын киңәйтү өчен ташламалы кредитлар бары тик залог белән генә бирелү, процентлар югары булуы кебек проблемалар да күтәрелде.

Икътисад министры Фәрит Габделганиев министрлыкның Гарантия фондына мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин югары 16 процентлы кредитларны реструктуризацияләү механизмын да карауны сорады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10