ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

WorldSkills чемпионатында катнашучылар өчен Сабан туе, ат чабышлары оештырылачак

12 август 2019, 14:42 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

WorldSkills чемпионатында катнашучылар өчен Сабан туе, ат чабышлары оештырылачак Чемпионат барган көннәрдә шәһәр паркларында мәдәни мәйданчыклар эшләячәк, теләгән һәркем өчен мастер-класслар үткәреләчәк.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Ярышлардан тыш, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны бай мәдәни программа да көтә. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Чемпионатта катнашучылар өчен шәһәрнең тарихи өлешенә, Иске Татар бистәсенә, Казан Кремленә экскурсия оештырылачак. Казан ипподромы экскурсиянең финал ноктасы булачак. Анда Сабан туе гөрләячәк, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк, ат чабышлары үткәреләчәк, дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, шәһәрдә шулай ук берничә мәйданчык эшләячәк, аларда мәдәни чаралар узар дип көтелә. Шуларның берсе – Горки-Әмәт урманында чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарыннан трансляцияләр оештырылачак, төрле лекцияләр һәм күңел ачу чаралары үтәчәк. Моннан тыш, биредә «Киләчәккә билет» мәйданчыгы да эшләячәк. Анда теләгән һәркем тест узып, булачак һөнәрен сайлый ала.

Мәдәни мәйданчыклар шулай ук Иске Татар бистәсендә, Горький паркында һәм Кремль яр буенда ачылачак. Татарстан башкаласы театрлары чемпионат кунакларына үзләренең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәр дип көтелә.

«Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда 23-25 август көннәрендә «Тәмле Казан» дөнья халыклары кухнясы фестивале узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10