ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кама Тамагыннан кала, күрше-тирә район хуҗалыкларында сыерлар саны кимегән

12 август 2019, 14:27

Кама Тамагыннан кала, күрше-тирә район хуҗалыкларында сыерлар саны кимегән Былтыргы белән чагыштырганда, зона буенча барлыгы 487 сыерга азрак.

(Яшел Үзән, 12 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кама Тамагыннан кала, шушы зонага кергән калган районнарның шәхси хуҗалыкларында сыерлар саны кимегән. Бу хакта бүген Яшел Үзәндә авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган киңәшмәдә билгеле булды.

"Бәлки, авыл җирлекләре терлек саны буенча мәгълүмат әле кертелеп бетмәгән дип акланыр, ләкин бу аларның турыдан-туры бурычы", - диде ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Ул авыл җирлекләрендә терлек саны кимү сәбәпләрен ачыкларга кушты. Белешмәләрне вакытында электрон хуҗалык китапларына кертергә өндәде.

  • Кама Тамагында шәхси хуҗалыкларда сыер саны 2019 елның 1 гыйнварына 21гә арткан. Кайбычта 19га, Югары Осланда 24кә, Апаста 30га, Тәтештә 47гә, Буада 59га, Чүпрәледә 82гә, Яшел Үзәндә 247 сыерга кимегән. Былтыргы белән чагыштырганда, зона буенча барлыгы 487 сыерга азрак.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10