ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанлылар хаҗның төп гамәлләрен тәмамлады

12 август 2019, 14:19 , Фото: dumrt.ru

Татарстанлылар хаҗның төп гамәлләрен тәмамлады Бүген өйләдән соң һәм иртәгә хаҗиларыбызның Җәмәратка барып өч баганага җидешәр таш атасы, Мәккәдән киткәндә саубуллашу тәвафы кыласы калды.

(Казан, 12 август, "Татар-информ"). Бүген төнлә хаҗиларыбыз Минадан Мәккәдәге Әл-Хәрәм мәчетенә барып, тәваф әл-Ифада кылды, Ибраһим макаме артына басып ике рәкәгать намаз укыды, зәм-зәм суы эчте, Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасын йөгереп гыйбадәтне төгәлләде һәм Минадагы палаткаларга кайтып урнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтергә кирәк, көн дәвамында хаҗиларга күп җәяү йөрергә туры килде, алар барысы да гыйбадәттә ныклык, ихласлык күрсәтте, авырлыкларга бирешмәде. Аллаһыга шөкер, хаҗиларыбызның барысы да исән-сау, алар үзләрен яхшы хис итә.

Гыйбадәтләргә килгәндә, бүген өйләдән соң һәм иртәгә хаҗиларыбызның Җәмәратка барып өч баганага җидешәр таш атасы, Мәккәдән киткәндә саубуллашу тәвафы кыласы калды. Аннары хаҗиларның сәфәре берничә көн Мәдинәдә дәвам итәчәк, диелгән нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.   


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10