ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда I Каспий икътисади форумы ачылышында катнашты

12 август 2019, 12:48 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанда I Каспий икътисади форумы ачылышында катнашты Форумны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов ачты.

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башка мактаулы кунаклар арасында Төрекмәнстанның Төрекмәнбашы шәһәрендә I Каспий икътисади форумын ачу тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Каспий диңгезе: халыкара икътисади хезмәттәшлекне ныгытуның файдасы» халыкара конференциясенең пленар утырышы «Аваза» конгресс-үзәгенең Зур залында узды. Чараны Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов ачты. Ул углеводород чималы һәм башка табигый ресурсларны Каспий буе төбәгендәге илләрнең икътисадын сыйфатлы үстерү өчен бергәләп файдалануның әһәмиятен билгеләп үтте.

«Каспий диңгезе элек-электән Ефәк юлының мөһим чылбыры булган һәм бүген ул үсешнең яңа этабына чыкты», - диде Төрекмәнстан Президенты. Шул ук вакытта, ул Каспий буе дәүләтләренең хезмәттәшлеге тигез хокуклы һәм нәтиҗәле партнерлык принципларына нигезләнергә тиешлеген искәртте.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, якын көннәрдә Россия Каспий диңгезенең хокукый статусы турындагы Конвенцияне ратификацияләүне төгәлләячәк. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең Каспий буе дәүләтләре белән тышкы сәүдә әйләнеше 3 процентка арткан.

Конференциядә шулай ук Азәрбайҗан Премьер-министры Новруз Мамедов, Иранның беренче вице-президенты Эсхак Джахангири һәм Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин чыгыш ясады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10