ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов: Яшел Үзәндә фермерлык хәрәкәте югары технологияләр ярдәмендә үсә

12 август 2019, 11:34 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Марат Әхмәтов: Яшел Үзәндә фермерлык хәрәкәте югары технологияләр ярдәмендә үсә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Яшел Үзәнгә киңәшмәгә килде.

(Яшел Үзән, 12 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Яшел Үзәнгә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Алар район объектлары белән танышты. Министр тәэсирләре белән уртаклашып: "Монда фермерлык хәрәкәтенең югары технологияле үсешен күрдек", - диде.

Биредә авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру турында семинар-киңәшмә уза. Киңәшмәгә Кама Тамагы, Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары вәкилләре җыелган.

Иң элек, рәсми затлар җиләк үстерүче "ТатЯгода" җиләк кластеры белән танышты. Оешма быел язын эшли башлаган. Бер гектар мәйданда 50 мең җиләк үсентесе бар. 12 млн сум инвестиция керткәннәр. Киләчәктә аны  25 млн сумга җиткереп, 144 меңгә кадәр үсенте утырту ниятләнә.

Ябык грунтта бөҗәкләрдән саклау биопрепаратларын кулланалар. Тамчылап су сибү җайланмалары да бар. Бер үсентедән 500-700 грамм җиләк уңышы алалар. Барлыгы 25 тонна уңышка өмет итәләр. Алга таба технологияләрне камилләштереп, бер үсентедән 1 кг га кадәр җиләк алып, уңышны 100 тоннага җиткерергә исәплиләр.

Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов Алсу һәм Илнур Мөхәммәтҗановлар шәхси хуҗалыгында булды. Гаилә фермасы өчен алар 200 мең сум грант откан. "Кайсыгыз командир сез", дип кызыксынды Фәрит Мөхәммәтшин. Ире хатынын, хатыны ирен әйтте.

Барлыгы 20 мөгезле эре терлек, шул исәптән 7 сыер асрыйлар. Ике аппаратлары бар - берсен районнан биргәннәр, берсен сатып алганнар. Көненә 70-80 литр сөт савалар, бер сыерга 10-15 литр сөт туры килә.  Сөтне шәхси эшмәкәргә 19 сумнан саталар. Атнага бер тапкыр үзләре дә саталар. Инде клиентлар базасы да формалашкан.

Булат Җиһаншин КФХсында 18 мең 754 күркә исәпләнә. Алар 3 млн сум грант алган булган. 2018 елда 564 тонна, 2019 елның 1 июненә 182 тонна күркә ите җитештерелгән. Былтыр 33 млн сумга якын табыш алганнар, быел җәй башына ул 17 млн сумнан арткан. "Кредитларның яртысын инде капладык", - ди Булат Җиһаншин.

Марат Әхмәтов семинарның практик өлешеннә уңай тәэсирен алганын белдерде. "Җиләкчеләргә килгәндә, җиләкне суыткычларда саклау, аны эшкәртү, сату системасы белән кооперативларга берләшүен күрдек. Күркә үрчетүчеләр ел саен киңәеп, югары технологияле ферма төзи. Без риск булмасын өчен һаман саен технологияле алымнарны кулланырга тиеш", - диде министр.

Фәрит Мөхәммәтшин семинарны ачып җибәреп: "Татарстанда андый мисаллар һаман арта бара. Безнең бурыч грант, лизинг аша ярдәм итү. Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы авыл хуҗалыклары, бизнесына туры килә", - диде.

Ул авыл җирлекләре башлыклары үз авылы активлыгын кайгыртырга тиешлеген искәртте. "Кооперативлар булдыру, терлек санын киметмәү, ә арттыру, халыкның мәшгульлеген кайгырту, мәшәкатьләрен киметү кебек бурычлар куела. Авыл "картая", халкы кими. Авыл җирлегендә ул иң яхшы традицияләр, тел, кухня, җырлар саклана", - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10