ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда эшләнгән күп максатлы очкычны Каспий форумында күрсәттеләр

12 август 2019, 10:29 , Фото: tatarstan.ru

Татарстанда эшләнгән күп максатлы очкычны Каспий форумында күрсәттеләр Казанның «МВЕН» компаниясе МВ-500 очкычын һәм коткару максатларында кулланыла торган парашют системалары макетларын тәкъдим итте.

(Казан, 12 август, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Төрекмәнстандагы Каспий икътисади форумында Татарстанның «МВЕН» фирмасы продукциясен тәкъдим иттеләр. Форум 11-12 августта Төрекмәнбашы шәһәрендә уза.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, экспозициядә авыл хуҗалыгы эшләрен башкара торган МВ-500 очкычы урын алган. Моннан тыш, тамашачыларга коткару максатларында кулланыла торган парашют системалары макетларын тәкъдим иттеләр.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төрекмәнстанга килде. Ул Каспий икътисади форумы кысаларында эшлекле очрашулар үткәрергә һәм илнең берничә зур предприятиесе белән танышырга ниятли.

МВ-500 (Т-500) күп максатлы очкычы авиахимия эшләрен башкару, әйләнә-тирә мохиткә мониторинг үткәрү, сәнәгать объектларын тикшерү (һ.б.) өчен файдаланыла. Ул төрле климатик шартлар өчен көйләнгән һәм парашют системасы белән җиһазландырылган.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10