ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Атказанган укытучыларга – 1000 сум - "Мәгариф"

12 август 2019, 20:09

Россиянең халык укытучылары ай саен 1 500 сум алачак.

(Казан, 12 август, "Татар-информ", "Мәгариф"). Атказанган укытучы исеменә лаек булган педагогларга ай саен өстәмә 1 000 сум түләп барачаклар. Әлегә бу түләүләр Свердловск өлкәсендә генә кертелгән. 

Россиянең халык укытучылары 1 500 сум алып барачаклар. Бу сумманы бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар да, лаеклы ялда булучылар да алачак.

Өстәмә түләүләргә табиблар да дәгъва итә ала. Әлеге һөнәрләр ияләренә ярдәм итү башлангычы белән Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев чыккан иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10