ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Иске Кулаткының Җәмигъ мәчете» китабы чыкты

12 август 2019, 07:39 , Фото: tatar-congress.org

«Иске Кулаткының Җәмигъ мәчете» китабы чыкты Китапта архивларда ядкарь булып сакланучы рәсми документлар hәм истәлекле фоторәсемнәр бар.

(Казан, 12 август", "Татар-информ"). Ульяновск өлкә типографиясендә күренекле дин әhеле Әнвәр хәзрәт Адельшин язган «Иске Кулаткының Җәмигъ мәчете» китабы чыкты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гомеренең шактый өлешен динебезгә хезмәткә, традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерүгә багышлаган Әнвәр хәзрәт әлеге китапта Иске Кулаткы район үзәгендә Җәмигъ мәчет төзүгә бәйле истәлекләре, күңел хатирәләре белән бүлешә, шушы изге эшкә булышучыларга рәхмәт сүзләрен юллый.

"Өлкәбез башлыгы Юрий Горячев, якташыбыз Равил Насыйров, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Фәрит Фәйзуллин, шулай ук Сәерхан Ахмеров, Рәис Бахтияров, Рәшит Хансәвәров hәм Фәрит Санҗапов беренчеләрдән булып ярдәм кулы суздылар. Әлеге китапны әзерләп, Дәүләтша хәзрәт Сәфәров белән Исмаил хәзрәт Латиевның миңа әйтеп калдырган васыятьләрен үтәргә тырыштым", - ди ул.

Әнвәр хәзрәт — Иске Кулаткы җирендә Ислам динен таратуга зур көч куйган, аның чишмә башында торган, бу изге эштә җанын да, шәхси вакытын да, хәләл малын да hич кызганмаган шәхес, диелгән Россия мөселманнарының Yзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның кереш сүзендә.

Җыентыкта шулай ук Россия Журналистлар берлеге әгъзалары Марат Аббәсов белән Рөстәм Арифуллинның да күләмле язмалары урын алган. Алар укучыны районда динисламның торышы hәм Әнвәр хәзрәтнең Аллаhы Тәгаләнең ризалыгына ирешү ниятендә башкарган эш-гамәлләре белән таныштыралар.

Китапта хәзер инде архивларда ядкарь булып сакланучы рәсми документларга hәм истәлекле фоторәсемнәргә дә шактый урын бирелгән. "Җәмигъ мәчетебезне 1999 елның 16 октябрендә тантаналы рәвештә ачтык, димәк, Аллаhы йортының рәсми рәвештә эшли башлавына быелның көзендә 20 ел була, бу бәйрәм район hәм өлкә күләмендә зурлап, матур итеп уздырылсын иде", - ди Әнвәр хәзрәт. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10