ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Ольга Васильева көллиятләрдә нинди белгечлекләр юкка чыгачагы турында сөйләде

11 август 2019, 17:43

Министр сүзләренчә, кайбер һөнәрләр искергән, икенчеләре шулкадәр үзгәргән ки, кирәкле күнекмәләрне кыска вакытлы курсларда алырга мөмкин.

(Казан, 11 август, “Татар-информ”). 2020 елдан урта һөнәри белем бирү һөнәрләре исемлегеннән йөзгә якын белгечлек юкка чыгачак. Бу турыда Россия фән һәм югары белем бирү министры Ольга Васильева сөйләгән. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

“2020 елның беренче сентябреннән урта һөнәри белем бирү һөнәрләре һәм белгечлекләре исемлегеннән йөзгә якын позицияне төшереп калдырырга планлаштырабыз...>. Без соңгы 5 ел эчендә аларга беркем дә килмәвен төгәл беләбез”, - диде ул.

Ольга Васильева сүзләренчә, кайбер һөнәрләр искергән, икенчеләре шулкадәр үзгәргән ки, кирәкле күнекмәләрне кыска вакытлы курсларда алырга мөмкин. Мисал өчен, эмальдән савыт-саба җитештерүче, тукучы, чигүче, электрон техника җыючыларны китерде.

Министр урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә әзерләү өчен яңа һөнәр ияләре буларак, мобиль элемтә җиһазларын монтажлаучыларны, биотехник медицина аппаратларына һәм системаларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, шулай ук 3D-басманы куллану буенча белгечләрне атады.

Ольга Васильева шулай ук “мехатроника һәм мобиль робототехника”, “графика дизайны”, “техник эксплуатация һәм роботлаштырылган производствога хезмәт күрсәтү” кебек яңа юнәлешләрне атады.

“Асылда, бу сәнәгать роботлары белән эшләү, аларны җыю, урнаштыру, эшләтеп җибәрү. Хәзер бу перспектив юнәлеш буенча Россиянең 8 төбәгендәге ун көллияттә 360 студент белем ала”, - диде Россия фән һәм югары белем бирү министры.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10