ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда төзүчеләр көнендә Worldskills флагын кабул иттеләр

11 август 2019, 10:51 , Фото: архив

Чаллыда төзүчеләр көнендә Worldskills флагын кабул иттеләр Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты символын «КАМАЗ-мастер» командасының спорт йөк машинасында мәйданга алып керделәр.

(Чаллы, 11 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Кичә Чаллыда Төзүчеләр көнен зурлап билгеләп үттеләр. Worldskills флагын автошәһәргә тапшыру иң күңелле мизгел булды.

Бәйрәм, гадәттәгечә, Чаллының төзелеш тармагына нигез салучы Евгений Батенчук һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

Бәйрәмнең икенче өлеше Яр буе паркы мәйданында узды. Ул төзелеш тармагы ветераннары парадыннан башланды. Тарихи тема театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте.

Төзүчеләр көнендә WorldSkills флагын Чаллыга тапшыру тантанасы булды. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты символын «КАМАЗ-мастер» командасының спорт йөк машинасында мәйданга алып керделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10