ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә яңа директор билгеләнде

11 август 2019, 07:00 , Фото: kaibicy.ru/

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә яңа директор билгеләнде Хәзер мәктәп белән әлегә кадәр директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Гөлинә Габдрахманова җитәкчелек итәчәк.

(Кайбыч, 11 август, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары"). Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә яңа директор билгеләнде. Хәзер мәктәп белән әлегә кадәр директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән талантлы педагог Гөлинә Габдрахманова җитәкчелек итәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аңа кадәр эшләгән директор Рамилә Миңнуллина декрет ялына китте.

Мәктәп коллективына яңа директорны тәкъдим итү җыелышына килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар теләде, яшь буынга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген тагын да камил-ләштерү бурычын куйды.

Ул шулай ук әлеге мәктәптә укучыларга химиядән белем бирүче тәҗрибәле укытучы Гөлия Рәхмәтуллинаны юбилее белән кайнар котлады һәм озак еллар дәвам иткән нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән чәчәк бәйләме тапшырды. Район башлыгы мәктәпкә мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән бергә килде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10