ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ростов-Дон татарлары Корбан Гаетенә әзерләнә

10 август 2019, 17:20

Сургут һәм Санкт-Петербургта исә үзәк мәчетләр урнашкан урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк.
(Казан, 10 август, "Татар-информ"). Иртәгә, 11 август көнне Ростов-Донда Корбан Гаете уңаеннан, бәйрәм намазы укылачак. Бу хакта җирле мөселманнарның Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Бәйрәм намазы иртәнге 8дә башланачак. 
 
Шулай ук иртәгә Санкт-Петербург һәм Сургут калаларында үтәчәк бәйрәм чаралары сәбәпле, үзәк мәчетләр урнашкан урамнар буйлап автомобиль хәрәкәте туктатылачак. 
 
"Ислам.ру" сайты хәбәр итүенчә, Санкт-Петербургның Кронверск проспекты буйлап транспорт хәрәкәте сәгать 9.30га кадәр чикләнә. 
 
Сургут каласында исә хәрәкәт иртәнге җидедә элеккеге хәленә кайтачак, диелә җирле татарларның социаль челтәрдәге төркемендә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10