ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

"Кәрван-мирас" фестивале быел Казанда хисап тота алмый

10 август 2019, 16:07 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чувашиядә "Кәрван-мирас" фестивале Россия төбәкләрендәге этномәдәни проектлар өчен бирелә торган грант ярдәмендә үткәрелә.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чувашия татарлары быел үзләренең "Кәрван-мирас" фестивален Казанга алып килергә планлаштырган булсалар да, моның мөмкин түгеллеге билгеле булды. Сәбәпләрен Чувашия татарлары милли-мәдәни рәисе Фәрит Гыйбатдинов ачыклады.

Чувашиядә "Кәрван-мирас" фестивален үткәрергә соңгы елларда Россия төбәкләрендә этномәдәни проектлар өчен бирелә торган грант ярдәм итә торган булган. Ә быел Россия төбәкләрендә этномәдәни проектлар өчен бирелә торган грантларны алучылар исемлегендә Чувашия татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте юк.

Чувашия татарлары милли-мәдәни рәисе Фәрит Гыйбатдинов үзләренең бу акчага ышанып торуларын әйтә. “Фестиваль ел дәвамында гөрләп барды, ноябрь аенда аңа йомгак ясалырга тиеш иде. Ул акча соңарып кына килсә дә, без аны өметләнеп көтә идек”, - ди ул.

“Фестиваль концертларын төрле елларда Чувашстанның татар авылларында, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Йошкар-Олада үткәрдек. Быел “Кәрван-мирас” фестивален хисап буларак, Казанда күрсәтәсе килгән иде. Грант акчалары булмагач, хәл кадәренчә Урмайда гына уздырырбыз инде”, - ди Фәрит Гыйбатдинов.

  • Россия регионнарында этномәдәни проектларны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга бирелә торган грантның гомуми күләме – 10 млн сум. Этномәдәни проектлар өчен 200 мең сумнан башлап 500 мең сумга якын субсидия бирелә. Быел Россия регионнарыннан килгән 45 гаризаның, грант таләпләренә туры килгән 39ы каралып, 23 проект сайлап алынган.
  • "Кәрван-мирас" фестиваленең максаты - яшь буынга гореф-гадәтләрне, милли үзенчәлекләрне тапшыру һәм аны дөньяга таныту. Оештыручылар аның республика татарларын берләштерә торган чара булуын билгеләп үтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10