ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Балтач районында көчле җил өч йорт һәм ике сарай түбәсен алып аткан

10 август 2019, 13:17 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Балтач районында көчле җил өч йорт һәм ике сарай түбәсен алып аткан
 Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстанда көчле җил Балтач районы Күргем авылында өч йортның һәм ике сарайның түбәсен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 21.09 сәгатьтә ашыгыч ярдәм хезмәтләрен чакыруның бердәм номерына Күргем авылының Бакча урамында көчле җил өч торак йорт һәм ике сарай түбәсенә зыян китерүе турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Көчле җил аркасында 10 квадрат метр мәйдандагы бер торак йортның түбәсе зыян күргән. Шулай ук көчле җил 85 квадрат метр мәйданлы ике торак йортның түбәсен һәм 300 квадрат метрлы мәйданлы ике сарайның түбәсенә өлешчә алып алып аткан.

Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10