ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда автобус белән автомобиль бәрелешкән, ике кеше хастаханәгә озатылган

10 август 2019, 11:12 , Фото: полк ДПС Казани

Казанда автобус белән автомобиль бәрелешкән, ике кеше хастаханәгә озатылган
 Һәлакәт бүген иртән Ибраһимов һәм Волгоград урамнары чатында булган.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Казанда автобус йөртүче светофорның кызыл утына чыгып, автомобильгә бәрелгән. Машина йөртүче һәм пассажир хастаханәгә озатылган. Бу хакта инстаграмда Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтенең рәсми битендә хәбәр ителә.

«Бүген иртән Ибраһимов һәм Волгоград урамнары чатында автобусның 35 яшьлек йөртүчесе, алдан алынган мәгълүматларга караганда, светофор сигналына игътибар итмичә, кызыл утка чыккан һәм «Черри» автомобиле белән бәрелешкән», – диелгән социаль челтәрдәге хәбәрдә.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән. Аларны, баш мие селкенүдә шикләнеп, хастаханәгә китергәннәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10