ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Әкият” курчак театры WorldSkills чемпионаты көннәрендә спектакльләр күрсәтә

10 август 2019, 13:04 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

“Әкият” курчак театры WorldSkills чемпионаты көннәрендә спектакльләр күрсәтә Спектакльләр 31 августка кадәр театрның Зур һәм Кече залларында күрсәтелә.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Әкият” татар дәүләт курчак театры Казанда WorldSkills чемпионаты барган көннәрдә үз репертуарындагы яң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Спектакльләр 18 августтан 31 августкача театрның Зур һәм Кече залларында күрсәтелә. Театр афишасында 12 спектакль.

Программага кертелгән спектакльләр арасында “Җырла, курай, Уйна, Шомбай”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләре татар телендә күрсәтелә. Афишада татар әкиятләре буенча куелган “Три дочери”, Тукай әкиятләренә нигезләнгән “Волшебные сны Апуша” спектакльләре дә бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10