ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан язучылары август аенда район китапханәләрендә очрашулар уздырачак

10 август 2019, 12:55 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстан язучылары август аенда район китапханәләрендә очрашулар уздырачак Әдәби очрашулар ай буена дәвам итәчәк.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылары август аенда республиканың район һәм шәһәрләре китапханәләрендә укучылар белән очрашачаклар. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

Язучыларның районнарда укучылар белән очрашуы исемлеге төзелгән. Арча һәм Балтач районнарына Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Сания Әхмәтҗанова һәм Гарифҗан Мөхәммәтшин бара. Кукмара районы халкы белән Фоат Галимуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Газинур Морат, Рөстәм Зарипов очрашачак. Апас һәм Кайбыч районнарында Ркаил Зәйдулла, Марат Закир һәм Гөлүсә Закированы көтәләр.

Әдәби очрашулар август ае буена дәвам итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10