ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Питрәчтә балалар бакчасында ике сабый өстенә футбол капкасы ауган

9 август 2019, 19:07

Балаларны Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр, киләсе атна башында аларны өйләренә чыгарырга планлаштыралар.

(Казан, 9 августа «Татар-информ», Валерия Белова). Питрәч районында ике кечкенә кыз өстенә футбол капкасы ауган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганаклары хәбәр итте.

Бу хәл кичә, 8 августта, булган. Чыганак мәгълүматлары буенча, берничә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр спорт чарасына җыелган. Гадәттән тыш хәл шунда булган.

Дүрт һәм биш яшьлек кызларны Питрәч районы Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр, аннары Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр.

Клиника матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәхеткә, балалар җитди җәрәхәтләр алмаган. Дүшәмбе табиблар кызларны өйләренә чыгарырга планлаштыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10