ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде

9 август 2019, 15:46 , Фото: kremlin.ru

Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде Минтимер Шәймиев беренче тапкыр аның белән 1999 елда – Владимир Путин Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе буларак Казанга килгәч очрашкан.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белдергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин белән беренче очрашуда ук алар арасында ышанычлы, эшлекле мөнәсәбәт урнашкан. Аның бу сүзләрен РИА Новости агентлыгы язып чыкты.

  • Моннан нәкъ 20 ел элек, 1999 елның 9 августында Россия Президенты Борис Ельцин Сергей Степашин Хөкүмәтенең отставкага китүе хакында белдерде һәм Премьер-министр вазифаларын вакытлыча башкаруны Владимир Путинга йөкләде. Путин кандидатурасын Премьер-министр вазифасына раслау өчен Дәүләт Думасына керттеләр, шул ук көнне Ельцин Путинны үзенең варисы дип игълан итте.

«1999 елның 9 июлендә Владимир Путин, Федераль иминлек хезмәте җитәкчесе буларак, Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгын алыштыру өчен Казанга килде», - дип искә ала Минтимер Шәймиев, ул чакта - Татарстан Президенты.

«Башта без бер-беребезне якыннан белми идек. Әмма шулай була бит: кешеләр холыклары, уртак карашлар буенча бик тиз якынаеп китә. Безнең арада беренче очрашуда ук ышанычлы, эшлекле мөнәсәбәт урнашты», - ди Минтимер Шәймиев һәм сүзләрен раслап, хушлашкан вакытта аэропортта Путинга Чистай заводында чыккан командир сәгате бүләк итүен әйтә. «Ә ул кулыннан сәгатен салды да, миңа бүләк итте. Шул рәвешле, мин Россия Президентының сәгатенә ия булдым», - ди.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10