ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә мәктәп формасына гомуми таләпләп кертергә ниятлиләр

9 август 2019, 11:05 , Фото: Рамиль Гали/архив

Россиядә мәктәп формасына гомуми таләпләп кертергә ниятлиләр Мәктәп формасы өчен нормалар гадәти балалар киеменә караганда катгыйрак булырга тиеш, дип саный белгеч.

(Казан, 9 август, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә мәктәп формасына башлангыч илкүләм стандартны расларга ниятлиләр, дип белдергән РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Документ тукыма һәм астарга карата таләпләрне (сыйфаты, ныклыгы, чыдамлыгы, шулай ук һава үткәрүчәнлеге) билгеләячәк.

Нәтиҗәдә, «скафандр эффекты»ннан котылып булачак, дип искәрткән министр. Ул билгеләп үткәнчә, кайвакыт хәтта сыйфатлы ярым йон тукымалар да эчлеге тулаем синтетик булуы аркасында киемне куркынычсыз итә алмый.

Мәктәп формасы өчен нормалар гадәти балалар киеменә караганда катгыйрак булырга тиеш, дип искәрткәннәр Росстандартта.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10