ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре эшен квартал саен анализларга кушты

8 август 2019, 19:27 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре эшен квартал саен анализларга кушты Республикада сәнәгать предприятиеләренең беренче яртыеллыктагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның беренче яртыеллыгында республика предприятиеләре эшенә йомгак ясауга һәм икенче яртыеллыкка бурычлар куюга багышланган киңәшмә уздырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Казан Гипронииавиапром" АҖ территориясендә үткән киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов беренче яртыеллыкта сәнәгать җитештерүе күләме динамикасы һәм сәнәгать җитештерүе индексы турында сөйләде. Әлеге индекс 101,3 процентны, сәнәгать җитештерүе күләме 1,402 млрд сумны тәшкил иткәнен әйтте.

Гадәттәгечә, нефть чыгару тармагы уңай динамика күрсәтә. Файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә сәнәгать җитештерүе индексы 103,3 процентны тәшкил итә, нефть продуктлары җитештерүдә – 108,9 процентны.

Альберт Кәримов фаразынча, 2019 ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы 101,5 процентбулыр дип көтелә, 2020 елга фараз – 103,4 процент.

Татарстан Президенты сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен җитештерү күләмнәрен арттыру өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга, югалтуларны мөмкин кадәр киметергә, продукцияне сату өчен яңа базарлар эзләргә өндәде. 

"Безгә вәзгыятьне күзәтергә кирәк, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Валюталар курсына, базар конъюнктурасына бәйле мәсьәләләрне анализлау мөһим".

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сәнәгатьтә галимнәрнең барлык эшләнмәләрен кулланырга, фәнни-тикшеренүләрне финансларга кирәк.

Хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләсе буенча Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта "ул конкуренциягә сәләтебезне һәм нәтиҗәлелек дәрәҗәсен күрсәтә", диде. Президент чимал булмаган экспорт күләмен ике мәртәбә арттыру бурычы куелганын искәртте.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларны социаль өлкә мәсьәләләренә дә игътибар итәргә өндәде. Аерым алганда, республикада социаль ипотека программасы күп кенә гражданнарны торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, һәм бу программа дәвам итәчәк.

Президент Татарстан Хөкүмәтенә сәнәгать предприятиеләре эшенә йомгак ясарга һәм сәнәгать җитештерүе күләмнәре  динамикасын квартал саен анализларга кушты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10