ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

"Газпром нефть" белән "Росатом" "Иннополис" зонасы резидентлары булды

8 август 2019, 17:46 , Фото: tatarstan.ru

Татарстанның "Иннополис" махсус икътисади зонасы 10 млрд сумга якын инвестицияләр тәкъдим иткән тугыз яңа резидентка тулыланды.

(Казан, 8 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «Иннополис» махсус икътисади зонасы яңа резидентларга ия булды, алар арасында «Газпром нефть» һәм «Росатом» компанияләре бүлекчәләре бар. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Махсус икътисади зонаның күзәтчелек советы утырышын үткәрде.

«Җиде резидент-компания һәм ике партнер-компания хупланды – бу IT, алдынгы технологияләр кулланып продуктлар эшләү белән шөгыльләнүче компанияләр», – дип хәбәр итте Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, яңа резидентларның инвестицияләр күләме якынча 10 млрд сум тәшкил итә. Өстәмә рәвештә 100гә якын эш урыны булдырылачак.

Резидент статусын федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге предприятиеләр, шул исәптән «Газпромнефть-Снабжение» ҖЧҖ – «Газпром нефть» бүлекчәсе, шулай ук «Росэнергоатом» АҖ концерны бүлекчәсе - «КОНСИСТ-ОС» ЯАҖ алды.

Күзәтчелек советы утырышында Түбән Каманың «Транспэрент Технолоджи» ҖЧҖ компаниясеннән торак-коммуналь хуҗалыкны цифрлаштыру һәм «СДС Телеком» ҖЧҖ компаниясенең дәвалау-профилактика оешмалары пациентлары өчен уңай мөнәсәбәт системаларын булдыру проектлары хупланды.

Моннан тыш, «ННГ Казан» ҖЧҖ, «Мэгис Казан» ҖЧҖ, «ДжиДиСи Сервисез» ҖЧҖ, «Интеллектуаль видеоаналитика» ҖЧҖ һәм «Би Пи Эм Энвайронмент» ҖЧҖ Татарстанның махсус икътисади зонасы резидентлары булды.

Бүгенге көндә «Иннополис» махсус икътисади зонасында югары технологияле һәм цифрлы индустрияләрдән 85 резидент һәм 13 партнер теркәлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10