ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә халыкара турнирларда җиңүчеләрне кабул итәчәк

8 август 2019, 16:29 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә халыкара турнирларда җиңүчеләрне кабул итәчәк 2019 елгы җәйге Универсиадада Татарстан спортчылары 14 медаль – ике алтын, дүрт көмеш һәм сигез бронза медаль яулады.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Физкультурачылар көнендә Казан Кремлендә дәрәҗәле халыкара турнирларда җиңүчеләрне кабул итәчәк һәм аларга лаеклы бүләкләр тапшырачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Унынчы августта илдә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Казан Кремлендә республика Президентының халыкара спорт ярышларында, аерым алганда, Неапольдәге XXX җәйге Универсиадада, дөнья чемпионатларында, Европа уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашуы планлаштырылган. Спортчылардан тыш, җиңүчеләрнең тренерлары да чакырылган. Рөстәм Нургалиевич барысына да бүләкләр тапшырачак», - диде Галимова.

  • 2019 елның 3-14 июль көннәрендә Неапольда XXX Бөтендөнья җәйге Универсиада узды. Анда Россия җыелма командасы составында Татарстан данын республиканың алты югары уку йортыннан 19 спортчы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары активында 14 медаль, шул исәптән ике алтын, дүрт көмеш һәм сигез бронза медаль булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10