ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия Хөкүмәте хәрби каберлекләрне төзекләндерүгә 4 млрд сум акча бүлеп бирә

8 август 2019, 15:59

Татарстанда хәрби каберлекләр Казан, Яшел Үзән, Арча, Чистай, Алабуга, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдә урнашкан.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның каберлекләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән яңа федераль максатчан программа әзерли. Якындагы алты елда Россиядә 9,5 меңнән артык хәрби каберлекне реставрацияләү планлаштырыла. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев ил Хөкүмәте утырышында хәбәр итте.

«Якындагы алты елда 9,5 меңнән артык хәрби каберлекне торгызырга, 6 меңнән артык истәлекле билге куярга кирәк булачак. Бу эш бөтен ил буенча барырга тиеш», - диде Медведев. Аның сүзләренчә, төзекләндерү таләп итә торган хәрби каберлекләр Россиянең бөтен территориясендә диярлек урнашкан. Аларны реставрацияләү эше башкарма хакимиятнең һәм төбәкләрнең, иҗтимагый оешмаларның, эзтабар берлекләренең тырышлыгын берләштерүне таләп итә.

«Бу максатларга каралган акча - 4 млрд сум, бу - федераль акчалар. Һәм, әлбәттә, төбәкләр дә үз өлешләрен кертергә тиеш булачак. Финанслауның гомуми күләме 5,35 млрд сум тәшкил итәчәк. Ел саен программа кысаларында төбәкләр тарафыннан субсидияләр үзләштереләчәк», - диде Медведев. Субсидияләр күләме 300 млн сумнан 900 млн сумга кадәр үзгәреп торачак. Аларны бүлеп бирүгә гаризалар конкурс нигезендә сайлап алыначак.

Татарстанның «Ватан» берләшмәсе яшьләр иҗтимагый оешмасы мәгълүматлары буенча, Татарстанда хәрби каберлекләр сугыш елларында госпитальләр булган 13 торак пунктта урнашкан. Һәлак булган сугышчыларның күбесе Казан зиратларында җирләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10