ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Әгъзам Гобәйдуллин авылда яшь гаиләләргә торак төзү өчен җир бирергә тәкъдим итә

8 август 2019, 16:02 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Әгъзам Гобәйдуллин авылда яшь гаиләләргә торак төзү өчен җир бирергә тәкъдим итә Фәрит Мөхәммәтшин күп балалы гаиләләргә бернинди инфраструктурасы булмаган урында җир бирү белән бәйле вазгыять кабатланмагае дип кисәтте.

(Аксубай, 8 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин авылда яшь гаиләләргә торак төзү өчен бушлай җир бирергә тәкъдим итә. Бу хакта ул Аксубайда авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган семинар-киңәшмәдә әйтте.

Аның әйтүенчә, эш урыннары белән тәэмин итү һәм  яше 35тән кимрәк гаилә парларына торак төзелеше өчен җир биләмәләрен бушлай бирү кирәк.

"Бу гади сорау түгел. Күп балалы гаиләләргә җир бирү белән бәйле вазгыятьне кабатламагаек. Җир бирдек тә, шуның белән бетә. Ә күп балалы гаиләнең кредит алу өчен залогы да юк. Инфраструктура, юллар, газ да юк. Шул хатаны кабатлау булмасын", - ди ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент җитәкчесе әйтүенчә, җир бирү генә аз. "Әлмәттә 200 дән артык участок биргәннәр ди шуннан нәрсә? Ел буе анда беркем бернәрсә төземи, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсе бит чишелмәгән. Халык бит канәгать түгел. РФ төбәкләре белән бергәләп финанслау да уйланган булса, бу мәсьәлә алга китәр иде", - ди.

Фәрит Мөхәммәтшин югары белем алып кайткан яшьләрне авылда беркетү өчен торак кирәклеге дөрес күтәрелгән сорау булуын әйтте. "Ничек ирешеп булуын уйларбыз. Күпмегә төшәчәк бу безгә - уйлап карарбыз", - диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10