ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда телефоннан сөйләшеп баручы машина йөртүчеләрне туктаталар

8 август 2019, 15:40

Республикада «Мобильник» профилактика чарасы башланды.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстанда машина йөрткәндә телефоннан сөйләшүчеләрне ачыклау буенча чаралар бара. Аларны автоинспекторлар туктата. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Республикада «Мобильник» профилактика чарасы башланды. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын йөртүчеләрнең телефон куллану кагыйдәләрен бозуына аерым игътибар бирәчәк», - диделәр автоинспекциядә.

Автоинспекция мәгълүматы буенча, юлдагы аварияләрнең төп сәбәбе булып элеккечә кеше факторы кала.  Машинада барганда йөртүчеләрнең кәрәзле телефоннан сөйләшүе дә шул исәпкә керә. Телефоннан сөйләшкәндә автомобиль хуҗасының реакциясе ике тапкыр диярлек акрыная. Беренче яртыеллыкта гына да биш меңнән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртә, игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10