ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиялеләргә кайвакытта читтән торып эшләргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

8 август 2019, 11:20

Хезмәт министрлыгы “Бөтенроссия халык фронты” язган хатны алган, ул билгеләнгән срокта каралачак.

(Казан, 8 август, “Татар-информ”). “Бөтенроссия халык фронты” вәкилләре Хезмәт министрлыгына компанияләрнең штаттагы хезмәткәрләренә ара-тирә читтән торып эшләү мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Бу хакта “Известия” газетасы яза.

Халык фронты министрлыкка Хезмәт кодексының эш режимы бүлегенә “вакытлыча читтән торып эшләү” төшенчәсен кертергә тәкъдим итте. Бу кирәк булган вакытта, шәхси сәбәпләр аркасында, ике якның килешүе белән шундый тәртип кертеп булсын өчен кирәк.

Хезмәт министрлыгы халык фронтыннан әлеге хатны алган, ул билгеләнгән вакытта каралачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10