ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Курчак театры каршындагы мәйданда һәр чәршәмбе мәдәни чаралар үткәреләчәк

7 август 2019, 18:10 , Фото: Салават Камалетдинов

Курчак театры каршындагы мәйданда һәр чәршәмбе мәдәни чаралар үткәреләчәк Бүген "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясады.

(Казан, 7 август, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Казанда Чәчәк фестивале кысаларында "Мәдәни чәршәмбе" проекты оештырыла. Курчак театры каршындагы мәйданда һәр чәршәмбе мәдәни чаралар үткәреләчәк. Бу хакта фестивальне оештыручылар хәбәр итте.

Бүген "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясады. Алар арасында Сиринә Зәйнетдинова, Алсу Вәлиуллина, Алмаз Хәсәнов, Татарстанның халык артистлары Резидә Шәрәфиева, Равил Харисов, Татарстан атказанган артистлары "Фәридә-Алсу" бар.

Курчак театры каршындагы чарада шулай ук Татарстанның халык артисты Илсур Сафин да чыгыш ясады.

Бәйрәм вакытында җырчылар белән аралашу, бергә фотога төшү, алардан автограф алу мөмкинлеге булды.

Мәдәни чаралар 28 августка кадәр дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10