ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чаллы укучысы менталь арифметика буенча дөнья чемпионы булды

7 август 2019, 11:30

Рүзәл Сәлахетдиновка нибары 9 яшь, элек ул халыкара ярышларда призер һәм җиңүче булган.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Чаллы укучысы Рүзәл Сәлахетдинов менталь арифметика буенча дөнья чемпионы булды. Бу хакта «Вконтакте» пабликасында MindSkills мәгариф порталы хәбәр итә.

Уннан артык илдән килгән вәкилләр катнашкан менталь арифметика буенча халыкара олимпиада Тайваньдагы Таоюань шәһәрендә узды.

«Чемпион исеменә лаек булу кыен. Өстәвенә, Рүзәл 20 елдан артык менталь арифметика белән шөгыльләнүче Тайвань, Гонконг, Кытай кебек илләрдән килгән катнашучылар белән көч сынашты», - диелә хәбәрдә.

Рүзәлгә нибары 9 яшь. Аның беренче тапкыр гына югары нәтиҗәләр күрсәтүе түгел. Әйтик, 2017 елда малай Мәскәүдә БДБ илләре олимпиадасында икенче урынны алды, ә 2018 елда Малайзиядә халыкара олимпиадада җиңүче булды.

Менталь арифметика буенча киләсе олимпиада Гонконгта узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10