ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында юл һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән

7 август 2019, 07:10 , Фото: Очевидцы

Әлмәт районында юл һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән Авария бүген иртән Түбән Мактамадан ерак түгел Казан – Оренбург трассасында булган.

((Казан, 7 август, "Татар-информ"). Әлмәт районында ике җиңел автомобиль бәрелешкәндә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ"га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

"Авария бүген иртәнге бишенче яртылар тирәсендә булган. Түбән Мактамадан ерак түгел Казан – Оренбург трассасында "Лада Ларгус" һәм 12нче модель "Лада" бәрелешкән", - дип сөйләде шаһитлар.

Авария нәтиҗәсендә, 12нче "Лада" машина йөртүчесе, шулай ук "Ларгус"ның шоферы һәм биш пассажир хастаханәгә эләккән. Зыян күрүчеләрне Әлмәткә "Татнефть" Медсанчастенә китергәннәр.

Тулырак мәгълүмат ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10