ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Корбан гаетендә Татарстан Президентының катнашуы көтелә

6 август 2019, 16:00 , Фото: dumrt.ru, Султан Исхаков

Корбан гаетендә Татарстан Президентының катнашуы көтелә Казандагы бәйрәм вәгазе мәчетләрдә иртәнге дүрттә башланачак.

(Казан, 6 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Корбан гаете бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Татарстан Президенты Гали мәчетендә узачак бәйрәм намазында катнашачак. Казанда бәйрәм вәгазе иртәнге дүрттә башлана һәм гает намазын уку белән тәмамлана. Татарстанның башка шәһәрләре һәм авылларында вакыт кояш чыгуга карап билгеләнә”, - диде хәзрәт.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10