ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда «Дэу» машинасы әйләнеп капланган: бер кеше үлгән, дүртәү зыян күргән

6 август 2019, 14:43 , Фото: Очевидцы

Татарстанда «Дэу» машинасы әйләнеп капланган: бер кеше үлгән, дүртәү зыян күргән Юл һәлакәте бүген иртән республиканың Менделеевск районында булган.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанда «Дэу» машинасы кюветка әйләнеп каплану нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, дүртесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Бүген иртәнге сигезләр тирәсендә Менделеевск районының Тихоново авылы янында «Дэу» һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы кюветка төшеп, әйләнеп капланган», - дип сөйләде алар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә бер кешенең гомере өзелгән, дүртесе зыян күргән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10