ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Казанда Корбан гаете вәгазе сурдотәрҗемә белән укылачак

6 август 2019, 11:30

Бәйрәм чаралары 11 августта иртәнге 3:15 сәгатьтә Коръән уку белән башлана.

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). 11 августта Корбан гаете уңаеннан Казанның “Ярдәм” мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм вәгазе укылачак – ул сурдотәрҗемә (ишетмәүчеләр өчен ишарәләр теле) белән алып барыла. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат  хезмәте хәбәр итте.

Бәйрәм уңаеннан чаралар иртәнге 3:15 сәгатьтә Коръән уку белән башлана. Аннан соң дога кылына. 4:00 сәгатьтә бәйрәм вәгазе була, 4:30 сәгатьтә гает намазы укыла.

Намаздан соң, корбан чалу өчен, ир-атлар  Левченко бистәсенә бара. Биредә корбанлыкны сайлау, корбан чалу, итне эшкәртү һәм бүлү хезмәтләре дә тәкъдим ителә.

Бу көнне «Ярдәм» фонды карамагындагы укыту-тернәкләндерү үзәге һәм шул исемдәге мәчет янында өстәлләр куелачак, һәркем корбан итеннән әзерләнгән ризык белән сыйлана алачак.

Корбан бәйрәме көннәрендә мөселманнар мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарына карата мәрхәмәт күрсәтергә тиеш. Өч көн дәвамында билгеләп үтелә торган әлеге бәйрәм шатлыгын, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем уртаклаша ала, диелгән бу хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10