ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда «Лада» белән «Рено» машиналары бәрелешеп, тугыз кеше зыян күргән

6 август 2019, 10:24 , Фото: Очевидцы

Татарстанда «Лада» белән «Рено» машиналары бәрелешеп, тугыз кеше зыян күргән «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм чит ил машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районында «Лада» белән «Рено» машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Лада Калина» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Рено Сандеро» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән», - дип әйттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәте Иске Төрнәле авылында ике полосалы юлда килеп чыккан.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Арча районында «Лада Калина» һәм «Рено Сандеро» автомобильләре бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Авариядә тугыз кеше зыян күргән, соңрак аларның берсе - «Рено» шоферы хастаханәдә үлгән.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, «Лада» машинасында – дүрт, «Рено» автомобилендә биш кеше булган. Хәзер табиблар сигез кешенең (шуларның өчесе – балалар) гомерен саклап калу өчен көрәшә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10