ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда 11 яшьлек кызны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән шоферны эзлиләр

5 август 2019, 12:03

Юл һәлакәте Королев урамында булган.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Казанда 11 яшьлек кызны бәрдереп, авария урыныннан качып киткән шоферны эзлиләр. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Узган шимбәдә иртән Королев урамындагы 47нче йорт янында тиешле булмаган урында юл аша чыккан кызны машина бәрдергән. Машина йөртүче авария урыныннан качып киткән, кызның исә терсәге җәрәхәтләнгән», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, әлеге юл һәлакәтен күрүчеләр булса, (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10