ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәү белән Казан арасында тизлекне тикшерә торган система урнаштырдылар

5 август 2019, 08:00

Мәскәү белән Казан арасында тизлекне тикшерә торган система урнаштырдылар Хәзер машина йөртүчеләр тизлекне радар алдыннан киметеп, аны узгач куа алмый.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). «Мәскәү — Уфа», «Казан — Оренбург» һәм «Казан — Ульяновск» федераль дәрәҗәдәге автомобиль юлларында Автомобильләрнең хәрәкәт тизлеген өзлексез тикшереп тору системасы барлыкка килде.

«Автоматлаштырылган режимда эшләүче 100 прибор гомуми озынлыгы 900 километрдан артык булган 290 автомобиль юлы участогын контрольдә тота», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ Административ хокук бозуларны автомат рәвештә теркәү үзәге.

Датчиклар бер-берсе белән берләштерелгән һәм барлык маршрутта тизлекне контрольдә тота, шуңа күрә хәзер машина йөртүчеләр контроль алдыннан тизлекне киметә һәм камераны узгач, янә куа алмый.

2019 елда мондый системаны Татарстанның Казан-Шәмәрдән, Чистай-Түбән Кама, Казан-Малмыж, Чаллы-Зәй-Әлмәт, Саескан Тавы-Шәле юлларында гамәлгә кертергә ниятлиләр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10