ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкортстанның 100 еллыгына багышлап, музыка әсәрләре бәйгесе була

3 август 2019, 15:18

Яңа әсәрләр республика театр-концерт оешмалары репертуарларына тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 2019 елда Башкортстан Республикасы оешуның 100 еллыгына багышлап, иң яхшы музыкаль әсәрләр республика конкурсы була. Документ нигезендә, конкурста катнашыга теләгән композиторлар өчен яшь, белем һәм гражданлык буенча чикләүләр юк. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Конкурс кораллы әсәрләр (камера составы өчен әсәрләр, этник уен кораллары катнашында әсәр, аранжировка); камера вокал әсәрләре (балалар өчен җырлар), академик вокал әсәре (шул исәптән балалар өчен), хәрби-патриотик тематикага багышланган җырлар, рухи-патриотик тематикага академик вокал әсәрләр) номинацияләрендә була.

Шулай ук зур музыкаль форма (симфоник оркестр өчен әсәр, милли халык уен кораллары оркестры өчен әсәрләр, музыкаль театр өчен әсәр (опера, балет, мюзикл, спектакльгә музыка, төрле жанрларга әсәр) номинацияләре дә бар.

Конкурс ярдәмендә Башкортстан композиторлар берлеге җыены заманча музыка сәнгате коллекциясе белән тулыландырылачак. Яңа әсәрләр республика театр-концерт оешмалары репертуарларына тәкъдим ителәчәк.

Конкурсны Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Композиторлар берлеге оештыра. Якын арада конкурс турында тулырак мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10